erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Хәрбинең гомерен саклап калганнар

Уникаль операция

Татарстан Республика клиник хастаханәсе хирурглары МХОда катнашкан хәрбинең гомерен саклап калу буенча уникаль операция үткәрде. Яралану сәбәпле комиссияләнгән 45 яшьлек ир-атның бавырына кадалып кергән һәм зур венадан нибары бер миллиметр ераклыкта урнашкан металл кыйпылчыгын алдылар.

Куркыныч очраклы рәвештә ачыкланган. Табиблар сүзләренчә, ул «акрын эшли торган мина» булган: корсакка кечкенә генә бәрелеш тә кан тамыры өзелүгә һәм шунда ук үлемгә китерергә мөмкин иде.

Операция ике сәгатькә якын дәвам иткән һәм уңышлы тәмамланган. Берничә көннән соң пациентны өйгә чыгарганнар.

Шулай ук Татарстан халкына бушлай дарулар алу мөмкинлеге турында искәрттеләр. Әлеге хокукка инвалидлар, Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, ил геройлары, шулай ук радиациядән зыян күрүчеләр ия.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев