erid:2VtzquqpS7d
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан парковкалары бушлай эшләячәк
Арча яңалыклары

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан парковкалары бушлай эшләячәк

31 гыйнварга кадәр шәһәрдә муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимы гамәлдә.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанның муниципаль парковкалары түләүсез эшләячәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе хәбәр итә.

Яңа ел бәйрәмнәрендә, 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр, Казан муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк. Шулай ук бушлай парковка 22-23 февраль, 8 Март, 1, 3 һәм 10 май, 12 һәм 14 июнь, 30 август, 4-6 ноябрь, 31 декабрь, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә эшләячәк.

Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү сыйфатында муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимы 31 гыйнварга кадәр озайтыла. Түләү эш көннәрендә 7.00 дән 18.00 гә кадәр алына, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә автомобильләрне муниципаль парковкаларда бушлай калдырырга мөмкин.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/society/25-12-2020/ya-a-el-b-yr-mn-rend-kazan-parkovkalary-bushlay-eshl-yach-k-5795185


Арча хәбәрләре

Нет комментариев