Яңа Кенәрдә тантана (+фотолар)
Якты, җылы булган.
Ныклап төзекләндерелгәннән соң, Яңа Кенәр мәдәният йорты ачылды. Кызыл тасманы район башлыгы Илшат Нуриев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә кисеп, кунаклар һәм авыл халкы эчкә үтте.
Мәдәният йорты бик матур, якты һәм җылы булган. Иң үзәккә үткәне дә шул суык булуы инде аның. Тәрәзәләре дә алышынган. Бәдрәф эшләнгән.
Икенче каттагы китапханә дә күзгә ташланырлык үзгәргән. Якты, матур, күңелне тартып тора.
- Спонсорлар акчасына яңа стеллажлар да алып куйдык, - диделәр китапханәче кызлар.
Ачылу тантанасы концерт белән дәвам итте. Анда авыл үзешчәннәре, Арча мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгыш ясады.
Тулырак газетабызның киләсе санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев