erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кырлайда яңача – маҗаралы тамаша

Яңа Кырлай музей комплексында быел каникуллар алдагы еллардан аермалы буларак башкачарак үткәрелде. Кыш бабай резиденциясе турында белә идек инде. Ул әле дә эшләп килә, дөрес, икенче урында һәм үзенең тамашачылары да бар. Әмма быел Яңа Кырлайда “Кырлай әкияте & Кыш” дип аталган  маҗаралы уен-экскурсия дә үткәрелде.

Аермасы шунда – тамаша баштан ахырга кадәр татар телендә генә алып барылды. Аны “Җидегән чишмә” Арча халык театры һәм шул тирәдә урнашкан авыллар мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре оештырды һәм катнашты.

Балалар әти-әниләре белән бергә рәхәтләнеп ял итә алдылар. Кунак-ларны Тукай әкиятләре геройлары Сарык белән Кәҗә каршы алды, озатып йөрде, Шүрәле, Былтыр, Бүре төрле биремнәр эшләттеләр, интерактив уеннар үткәрелде. Балалар мәш килделәр, йөгерделәр, уйнадылар, көлделәр...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә Кыш бабай белән Кар кызы өендә (музейда) аларны хуҗалары, ягъни, Кыш бабай белән Кар кызы каршы алды.  Балалар шигырьләр сөйләделәр, бүләкләр дә алдылар. Аннан музей белән таныштылар, Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләрен татар телендә карадылар.

– Балалар күп килде һәм барысына да тамаша бик ошады, – диде “Җидегән чишмә” Арча халык театры җитәкчесе ярдәмчесе Гүзәл Нигъмәтҗанова – Кар кызы. – Хәтта читтән дә кунаклар булды. Арча районында яшәүче сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар белән дә эшләдек. Аларга бушка тамаша күрсәттек. Тамашага Пушкин картасы белән дә керергә мөмкин иде.

Җәйге каникуллар да еракта түгел. Ул вакытка балаларны Җәй бабай белән Су кызы көтәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X