erid:2VtzquqpS7d
Яңа Кырлайдан Тәскирә Мортазинага 90 яшь тулды
Арча яңалыклары

Яңа Кырлайдан Тәскирә Мортазинага 90 яшь тулды

Коронавирус пандемиясе булу сәбәпле район җитәкчелеге юбилярның өенә бармады.

Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров битлек, перчаткалар киеп юбилярны котларга барды. Ул Тәскирә апа Мортазинага Президент В.Путинның Рәхмәт хатын, район башлыгы И.Нуриевның Рәхмәт хатын тапшырды, бүләкләр, чәчәкләр бирде.

Район башлыгы Илшат Нуриев Тәскирә апаны телефон аша котлады. Тәскирә апаның бик күңеле булды.

Тәскирә апа улы Фарук, килене Нурия гаиләсе белән гомер кичерә. Тормышыннан бик канәгать. Әле яңа гына Арчада кызы Мәсхүдәдә кунакта булып кайтты. Кунакта бик рәхәт булса да, өенә кайтасы килде. Дус, тату яшәгәч, аңа өендә рәхәт.

6 бала тәрбияләп үстергән ана ул. Бер улы Фәргать Мортазин көрәшче иде. Аның истәлегенә Арчада көрәш ярышлары оештыралар. Үзе белән яшәгән улы Фарук элек Яңа Кырлай авыл советы рәисе булып эшләде.

Тулырак вариантын район газетасыннан укырсыз.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев