erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яхшы тренерның мактаулы укучылары

– Тренер яхшы булса – җиңүләр дә яулана.

Район башлыгы Илшат Нуриев Арчадагы традицион каратэ осталары белән очрашты, аларга үзенең Рәхмәт хатларын, истәлек бүләкләре тапшырды.

Арча укучылар сараенда традицион каратэ белән шөгыльләнүләре турында хәбәрдарбыз. Хезмәттәшбез Гүзәл Зәйнуллинаның улы Мурат күп тапкырлар дәрәҗәле ярышларда катнашып, җиңүләр яулап кайтты. Танышларыбыз Миләүшә һәм Фоат Нотфуллиннарның уллары Искәндәрнең медальләре дистәдән артык. Әле 3 мартта гына да ул Новосибирскида үткән Россия Чемпионаты һәм беренчелегендә катнашып, өч беренче урын белән кайтты. Өченче көрән билбау иясе Искәндәрне  ТНВ каналында “Шаян ТВ”га кунакка чакырдылар. Традицион каратэ белән ул 2016 елдан бирле шөгыльләнә.

Ә районда традицион каратэ секциясе 2014 елда эшли башлады. Ул вакытта 10-15 бала йөрсә, хәзер аларның саны 60ка җиткән. Араларында мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә бар. Хәтта кызлар да  спортның бу төрен үз иткән. Шөгыльләнеп кенә калмыйлар, республика, бөтенроссия, халыкара ярышлар һәм турнирларда да катнашалар. 2019-2020 елда гына да традицион каратэ буенча VI Балалар Европа Кубогында, VII Россиянең Традицион Каратэ Берләштерелгән Федерациясе, XII Россия чемпионаты һәм Традицион Каратэ Берләштерелгән Федерациясе беренчелегендә катнаштылар.

Бу егетләр һәм кызларны кем берләштерде һәм традицион каратэ серләренә төшендерде соң? Ул балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә ихтирам иткән педагог, тренер, V дан кара билбау иясе, күп тапкырлар Россия, Дөнья һәм Европа чемпионатлары призеры, Татарстан Республикасының традицион каратэ федерациясе директоры, 28 ел каратэ белән шөгыльләнгән, 22 ел тренер стажы булган Саргсян Геворг.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Тренер яхшы булса – җиңүләр дә яулана. Уңышларыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Киләчәктә дә җиңүләр яулавыгызны телим, – диде Илшат Нуриев. – Спорт белән шөгыльләнүегез, кечкенәдән сәламәт яшәү рәвеше алып баруыгыз үзе үк зур җиңү.

Район башлыгы традицион каратэ буенча зур уңышлар яулаган 5нче гимназия укучысы Искәндәр Нотфуллин, 7нче мәктәптән Алия Баһаветдинова, Булат Баһаветдинов, 1нче мәктәптән Самат Шәйхетдинов, Камил Сираҗиев, Әмирхан Галәветдинов, 2нче мәктәптән Равил Хәкимов, Айгөл Сәлахетдинова, Ислам Сөләйманов, 3нче мәктәптән София Гераскина, 6нчы мәктәптән Нияз Хәкимуллин, Кәчедән Зөлфәт Закиров, 9нчы балалар бакчасыннан Мөслим Фатыйхов, Артемий Зиновьев, 11нче балалар бакчасыннан Алим Гарипов, Айзат Ибраһимовка үзенең Рәхмәт хатларын һәм истәлек бүләкләре тапшырды һәм яшь каратистларның күрсәтмә чыгышларын карады.

Гөлсинә Зәкиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре