erid:2VtzquqpS7d
Якташларыбыз Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль лауреатлары булды
Арча яңалыклары

Якташларыбыз Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль лауреатлары булды

Казан шәһәрендә Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-бәйгесе узды.

“Югары дәрәҗәдәге әзерлекле, зәвыклы конкурсантларны җыйган әлеге бәйгедә Арчабыз данын яклаган җырчыларыбызга рәхмәтләребезне җиткерәбез!” – дип яза үзенең Инстаграм битендә район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов.

Ильмира Заһидуллина,  Сөмбел Заһидуллина,  Альбина Фатыйхова быелгы Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-бәйгенең лауреатлары, ә Алёна Ганиева, Альбина Фатыйхова дуэты – бәйгенең дипломанты булды.

Җиңүчеләребез дәрәҗәле бәйгенең дипломнары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.

Чын күңелдән котлыйбыз, һәрвакыт иҗади уңышлар Сезгә!

 

 

 


Нет комментариев