Кошчылык фермасында түбә яна башлаган.
Бу хакта район янгын сүндерү бүлеге хәбәр итә. Кичә төнге 12нче яртылар тирәсендә район янгын сүндерү бүлегенә Якты Көн авылында кошчылык фермасында түбә яну турында хәбәр килә. Янгын нәтиҗәсендә азык саклау бинасының түшәме һәм түбәсе янып бетә. Янгын төтен торбасының дөрес урнаштырылмавы яки төзек булмавы нәтиҗәсендә килеп чыккан, дип фаразлана.
Нет комментариев