erid:2VtzquqpS7d
Яшь комбайнчыларны «Россия-1» һәм «Россия 24» телеканалларында күрсәтәләр
Арча яңалыклары

Яшь комбайнчыларны «Россия-1» һәм «Россия 24» телеканалларында күрсәтәләр

Яшь комбайнчылар бәйгесе башланды

Татарстанда яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесенә дан» уникенче республика телевизион конкурсы башланды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Конкурсны оештыручылар — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан» ДТРК. 

Бәйге авылда яшьләр арасында эшче белгечлекләрен популярлаштыру өчен оештырыла. Конкурс барышында «Россия-1» һәм «Россия-24» телеканалларында 2020 елгы уракта яшь комбайнчылар эше турында сюжетлар сериясе чыгачак. Конкурсның финалын һәм нәтиҗәләрен ясау республиканың Уңыш бәйрәме алдыннан үткәрү күздә тотыла.

Яшь комбайнчыларның кырдагы эшен «Россия-1» һәм «Россия 24» телеканалларында автор буларак Дмитрий Второв алып бара торган «Агробизнес» программасы чыгарылышларында карарга мөмкин булачак:  Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/20-08-2020/yash-kombaynchylarny-hezm-t-keshesen-dan-respublika-televizion-b-ygesen-chakyralar-5764591


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев