Яшәү минимумының күләме артты
2020 елның беренче кварталында бу күләм җан башына исәпләгәндә 9 252 сум тәшкил итәчәк.
Татарстанда яшәү минимумы күләме 2020 елның беренче кварталы өчен җан башына исәпләгәндә 9252 сумга кадәр арткан. Тиешле карар ТР хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
«2020 елның I кварталында Татарстан Республикасында яшәү минимумы күләмен җан башына — 9252 сум, хезмәткә сәләтле халык өчен — 9841 сум, пенсионерлар өчен — 7546 сум, балалар өчен — 9333 сум күләмендә расларга», - диелгән карар текстында.
Документка 30 апрельдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Узган елның дүртенче кварталы белән чагыштырганда күрсәткечләр арткан. Ул вакытта җан башына исәпләгәндә яшәү минимумы күләме 8938 сум, хезмәткә яраклы халык өчен — 9543, пенсионерлар өчен — 7311, балалар өчен — 8889 сум иде.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин яшәү минимумын һәм минималь хезмәт хакын конституцион рәвештә тигезләргә тәкъдим иткән иде.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев