erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җылы бер очрашуга ни җитә!

Арчаның 3нче мәктәбе татар теле укытучысы Гөлшат Закирова яза.

Бер күрешү- үзе бер гомер

        Районда Өлкәннәр көненә багышланган ункөнлек бара. Арча өченче мәктәбе һәр елны үзенең өлкәннәрен, ветераннарын кунакка чакыруны бик матур традициягә әйләндерде.

      Быел да “Бер күрешү- үзе бер гомер" исемле җылы очрашу кичәсе үткәрелде. Мәктәп укытучылары, укучылары искитәрлек күңелле концерт әзерлзгән булсалар, мәктәп директоры Гөлнара Заһидуллина тырышлыгы белән бай табын оештырылды.

     Укучылар өлкәннәрне котлап шигырьләр сөйләделәр, бию-җырлар башкардылар. Бәйрәм белән котлап, үз куллары белән әзерләнгән, открыткалар тапшырдылар. Ә концерттан соң чара өстәл артында дәвам итте. Табын артында сөйләшеп, яшь чакларны искә төшереп, тәмле чәйләр эчеп, җырлашып утыру үзе бер күркәм гадәткә әверелде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

     Киләчәктә дә шундый җылы очрашулар дәвам итәр дип, рәхмәт сүзләре белдереп, кунаклар таралыштылар.

Гөлшат Закирова,

татар теле укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре