erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Йолдызнамә (7-14 май)

Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март - 20 апрель) 
Нинди өлкәдә, нинди эшкә алынсагыз да, эшегез җырлап бара. Интуициягез көчле булу сезгә ялгышларны булдырмаска ярдәм итә. Зур проектлар башлап җибәрү алдында торасыз, бөтен нечкәлекләренә кадәр уйлап бетерсәгез, бар да яхшы булыр.

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Һөнәри өлкәдәге үсеш эшегезне никадәр яратуга бәйле. Сезне эшнең финанс ягы гына кызыксындарса, акчасы да кызыксынуыгыз кадәр генә булачак. Күптән танышырга хыялланып йөргән кеше турында хәбәр килеп ирешер. Ә танышуның азагы гаилә кору белән тәмамланырга да бик мөмкин.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Уңышка иң зур киртә – ашыгып карар кабул итү шул. Сездәге кирелек һәм үҗәтлекне бүтәннәргә дә бүлеп бирерлек, башлаган эшегезне ахырга җиткермичә туктамыйсыз. Атна ахыры көтелмәгән сөенеч алып килер. 

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Кыслаларда берьюлы әллә ничә төрле эшне башкарырдай егәр бар. Сез бер айга планлаштырган эшләрне бер атна эчендә башкарып чыкканыгызны сизми дә калырсыз. Әле ул сезгә аз кебек булып та тоелыр. Акча белән бик шаярмагыз, аны кысыбрак тоту хәерле булыр.

Арыслан (23 июль - 23 август) 
Эшләргә һәм эшләргә. Һич тә кул кушырып утыра торган вакыт түгел, проблемалар сездән башка үзеннән-үзе хәл ителмәячәк. Тормышның барлык өлкәләрендә инициатива күрсәтү кирәк. Ләкин күңелегез ятмаган эшкә акчасы кызыктырса да, алынмагыз, интуициягезне тыңлагыз. Артыгын сөйләшмәгез.

Кыз 24 август - 23 сентябрь 
Тырыш булыгыз. Сез уйлаган бөтен нәрсәне тормышка ашырыр өчен бик зур үҗәтлек кирәк булачак. Сезнең үзегезгә ышанычыгыз арта. Бу уңышка ирешү мөмкинлеген сизелерлек арттыра. Киңәшләрен юмарт өләшүчеләрдән сак булыгыз, андый кешеләр кайвакыт моны сезне юлдан яздыру өчен эшлиләр. 

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Шәхси тормышыгыздагы үзгәрешләр белән атнаның узганын сизми дә калырсыз. Ялгыз Үлчәүләр гаилә корып җибәрергә мөмкин. Ә хәләл җефете белән үпкәләшүчеләр өчен мөнәсәбәтләрне җайлар өчен уңай вакыт. Үлчәүләргә күңелен аңлый торган кеше белән сөйләшү җитми. Элекке дусларыгызны барлагыз, телефон аша булса да сөйләшегез. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Атна хәйран сынаулар алып килә. Аларның нәкъ менә тиз һәм җиңел генә уңышка ирешүгә исәп тотканда барлыкка килүе, ачуыгызны китерә. Уңышсызлыкларны йөрәгегезгә якын алмагыз һәм алар аркасында планлаштырган эшләрегездән баш тартырга кирәкми. Иске элемтәләр файдалы булырга мөмкин.

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Мәшәкатьле атна. Берьюлы хәл итәргә кирәкле бик күп вак-төяк мәшәкатьләр килеп чыгуы ихтимал. Кайсы җиңелрәк шунысыннан түгел, ә мөһимрәген хәл итүдән башлагыз. Әллә ни күп булмаса да, бик кирәк вакытта акча кереп, сөендерер. Бик кызыклы эш тәкъдим итәрләр, баш тартмагыз, үкенмәссез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь) 
Яхшы атна. Хезмәттәшлек турында көтелмәгән тәкъдимнәр булыр, кире какмагыз. Сезгә бәхет елмая: теләсә кайсы ситуациядән үзегез өчен мөмкин кадәр күбрәк файда алырга тырышыгыз, тәҗрибәләрдән курыкмагыз, бар нәрсәгә яраклашыгыз. 

Сукояр (21 январь - 18 февраль) 
Тырышлык һәм ышаныч кирәк, алардан башка бу атнага планлаштырган эшләрнең барысын да ахырына җиткерә алуыгыз икеле. Кайбер Сукоярлар үзләре бәйле булган кешеләр белән конфликтка кереп, зур ялгышлык эшләп ташларга мөмкин. Ялгызы гына эшләргә һәм проблемаларны мөстәкыйль хәл итәргә күнеккән Сукоярларның уртак ялыктыргыч эшләр эчен пошыра.

Балык (19 февраль - 20 март) 
Җитди булыгыз. Эшләрне кичектермәү яхшырак. Йорт эшләре, төзелеш белән шөгыльләнү уңай нәтиҗә бирә. Сез хәтта көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүгә дә иҗади якын киләсез, шуңа күрә йорт эшләре ялыктыргыч булып тоелмый. Һич тә көтмәгән күңелле вакыйгалар, сюрпризлар көтелә. 

Фото: https://pixabay.com/

http://shahrikazan.ru/news/goroskopp/yoldyznam-7-14-may

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев