erid:2VtzquqpS7d
Юлда барганда җиңел машина янган
Арча яңалыклары

Юлда барганда җиңел машина янган

Әлеге хәл Кумара районы Сәрдекбаш авылы тирәсендә булган.

Татарстанның Кукмара районында Сәрдекбаш авылыннан ерак түгел юлда барганда җиңел машина яна башлаган, шуннан соң ягулык һәм газ җиһазлары шартлаган.

Нәтиҗәдә, автомобиль йөртүче зыян күрә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүләренчә, ир-атның тәне тулаем диярлек пешкән. Аны якындагы хастаханәгә илткәннәр. 

Татар-информ

 


Нет комментариев