erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Дуслар белән бергә булганда, яшәве күңеллерәк, эшләве җиңелрәк

Искечә Яңа ел бәйрәмен бик күңелле итеп, якын тирә авыл үзешчәннәре, хезмәттәшләребез, тулырак итеп әйткәндә, Илдус авылыннан Рамилә һәм Равиләләр, киленнәре белән Яңа Кенәр авылы мәдәният йорты үзешчәннәре, биюче кызлары, моңлы сандугачлары, Иске Ашыт үзешчәнннәре белән бергәлектә матур бәйрәм үткәрдек.

Шулай килешеп ярдәмләшеп яшәгәндә, бергәләп эшләгәндә дөньяның матурлыгы күренә, яшәү мәгънәсе арта. Быел башка еллардан үзгә буларак, ике авылдагы йорт җирләрен Яңа ел утлары белән бизәүчеләрнең барсына да бүләкләр өләштек. Шулай матурлыкны күрә белгәннәре, якын тирә балаларны да күңелләрен күреп шугалаклар ясаучы хуҗалыкларны аерым котладык авылдашлар исеменнән рәхмәтләребезне җиткәрдек. Бәйрәмебездә катнашкан, карарга килгән,алып баручы Радигыбызга, безнең белән бергә булган барыгызга да рәхмәтләребезнең кайнары Сезгә. Бергә булыйк, бердәм булыйк, аерылмый күмәкләшеп яшик. Илләребез тыныч, көннәребез аяз, елларыбыз имин булсын! .#Ташкичусдк

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тәнзилә Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев