Ташкичү авылының Мәрҗәни мәчетендә Хаҗияләр һәм дин әһелләре белән очрашу кичәсе үтте.
Кичәдә иң элек илләребезнең, җирләребезнең тынычлыгы өчен, хәрби хәрәкәтләр бетсен дип, хәзергесе вакытта шунда булучы егетләребез дә сау-сәламәт булып, исән-имин кайтсын диеп, җәмәгать белән укыган Коръән багышланды. Соңыннан Хажияләр белән очрашу, фикер алышу, киңәшләшу булды, алар үзләренең күргән могҗизаләре белән уртаклаштылар, вәгазләр сөйләделәр. #Ташкичусдк
Тәнзилә Вәлиева
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев