erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Өзелеп сагынам сине бүген дә

Авылда туып-үскәннәр чит авылга кияүгә чыкса яки чит җирләргә яшәргә китсә, гомере буе авылын, ата-анасын, күршеләрен сагынып яши.

Авылымның саф сулы чишмәләрен, күлләрен, елгаларын ничек сагынмыйсың? Без, урамыбыздагы кызлар, малайлар, авыл уртасыннан аккан, ул вакытларда чиста сулы Казансу елгасында коена идек. Кырдан урак урып кайтып килүче әниләребез дә безгә кушылып коеналар иде.

Әйе, без сугышка кадәр туып калган балалар. Безгә әтиләребез кочагына сыенып утырырга, аларның йөрәк җылысын тоеп яшәргә Аллаһ насыйп итмәде.

Миңа әнием Гыйльмикамал белән каенанам Бибизөһрә үзләренең бик күп хатирәләрен сөйләп калдырдылар. Бу истәлекләрдә ирләрен сагынып көтү дә, аларны ярату хисләре дә ташып тора иде. Әтием Фәтхелисламны озатырга дип, әнием авырлы килеш  мине күтәреп поездга кадәр менгән. Әти күзләрен мөлдерәтеп карап, малай туса, Реваль исеме кушарсың, дигән. 1942 елның җәендә Зөлфия туды. Ләкин миңа аның белән бергә тәгәрәшеп үсәргә насыйп булмады. Ул каты авырудан терелә алмыйча, сугыш беткәнче үк дөнья куйды.

Зөлфиякәй, сеңелем, кабереңә килеп,

Укыйм һәрчак изге догалар.

Кабер өстендәге сары  яфракларга

Тозлы күз яшьләрем  тамалар.

Газиз әнкәм,  минем хыялымда

Һәрчак исән сеңелем Зөлфия,

Аңа булган  олы мәхәббәтем

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Еллар үткән саен көчәя.

Безнең әниләребез күпме авырлыклар, ачлык күрсәләр дә, ат урынына  эшләсәләр дә, хезмәт көненә 15 грамм ашлык алып кайталар иде. Тол хатыннар җилкәсенә барлык авыр эшләрне өеп куеп, кукыраеп йөрүче ирләр һәм хатыннар да бар иде авылда.

Каенатам Сөнгатулла сугышка чыгып киткәндә: “Бишенче балам Тәлгатьне саклый күр. Мин җиңеп кайтачакмын, исән-сау торыгыз”, – ди. Әтием дә, каенатам да сугыш кырында яраланып геройларча һәлак булганнар. Аларга сугыштан гаиләләре янына кайтып, балаларын, хатыннарын сөендерергә насыйп булмаган.

Көрәшче, җырчы, тракторчы әтием,

Гомерем буе минем күңелдә.

Йөзеңне  хәтерләмәсәм дә,

Өзелеп сагынам  сине бүген дә.

Бу язмам авылдашларыма, якыннарыма дога булып барсын иде. Илебезнең күге һәрвакыт аяз булсын. Беребезгә дә сугыш афәтләрен күрергә язмасын.

Люция Сафиуллина.

Кәдрәк авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев