erid:2VtzquqpS7d
Разил Вәлиев Ко кешегә дә катнашырга кирәк
Сезнең хатлар

Разил Вәлиев Ко кешегә дә катнашырга кирәк

Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүдә бөтен кеше дә катнашырга тиеш. Бу фикерне «Татар-информ» хәбәрчесенә шагыйрь, язучы Разил Вәлиев әйтте.

«Әлегә бездә тулы кыйммәтле гражданлык җәмгыяте юк, шуңа күрә мондый дәүләт күләмендәге сәяси чараларда катнашу һәр гражданин һәм тулаем ил өчен бик әһәмиятле», — диде Разил Вәлиев.

Конституциягә төзәтмәләр кабул итү-итмәүне халыкның билгеләве дә гадел. Хуплап яки каршы килеп тавыш бирү — һәр кешенең үз эше, әмма катнашырга кирәк, диде язучы.

Июнь башында Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр өчен тавыш бирү көне дип 1 июльне игълан иткән иде.

Татар-информ


Нет комментариев