erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Сезнең хатлар

«Татар мәдәнияте - саекмас чишмә»

Яңа Кенәр өстәмә белем бирү учреждениясендә Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан тәрбияви чара узды.

3 февраль көнне өстәмә белем бирү педагогы Раимә Латыпова  "Татар мәдәнияте - саекмас чишмә" дип исемләнгән кичә үткәрде. Бу кичәдә озак еллар шушы өлкәдә хезмәт куйган Җәүдәт Галимуллин, Наҗия Әхмәтҗанова, хәзерге вакытта эшләүче мәдәният хезмәткәре Гөлнур Сафина һәм җыр-моң яратучы авылдашларыбыз Гөлчәчәк Карпова, Даймә Хакимова катнашты.

"Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, традицияләрне торгызу  төп бурыч булып тора. Һәм без аларны яшь буынга җиткерергә, аларда бу кыйммәтләрне саклау хисен тәрбияләргә тиеш", - диде Җәүдәт Галимуллин.

Реклама
erid:2VtzqwTRLph erid:2VtzqxUkrz5

Миләүшә Хабибуллина җитәкчелегендәге 4 нче сыйныф укучылары килгән кунакларга үзләренең шигырьләрен, матур җырларын, дәртле татар биюләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм татар халкының милли җырлы-биюле уеннары, күмәк биюләре, моңлы җырлары белән үрелеп барды. Кызыклы да, файдалы да мәдәни кичәбез күңелләрдә истәлекле чара булып сакланып калачак.

Гөлчәчәк Нуриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев