erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Һәвәскәр бакчачы киңәшләре

"Һәвәскәр бакчачы киңәшлэре" диеп аталган бик кирәкле хәм файдалы матур чара үтте бүген

"Һәвәскәр бакчачы киңәшләре" диеп аталган бик кирәкле һәм файдалы матур чара үтте бүген.Чарага Ташкичү авылында яшәүче, гомер буе укытучы булып эшләгән , хәзерге вакытта лаеклы ялда, торле сортлы гөлләр үстеручы Камалиева Мәүҗидә һәм Илдус авылында күп еллардан бирле үсентеләр үстереп сатучы, дан тоткан Хәкимҗанова Рамиләләр булдылар.

Бу кичәбез 3 бүлектән торды. 1 нче бүлек китапхәнәдә булып, сорау-җаваплар, бакчачыларыбызның киңәшләреннән торса, 2 нче бүлектә килгән тамашачыларыбыз , бакчачыларыбызның үстергән гөлләрен, шау чәчәкле бакчаларын, парникларын хәтта ничек көн күрешләрен, ял итүләрен дә видео клипларын зур экраннан кызыгып, рәхәтләнеп сокланып, яратып һәм кызыксынып карадылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

3 нче бүлек безнең җыр биюләр белән үрелеп барды. Рамилә узе белән аерылгысыз дуслары Гөлгенә һәм Равиләне дә алып килде,алар бик матур трио башкардылар, марий биеюн алай оста биюче юк безнең тирәдә.

Үзәк өзгеч матур тавышлары белән тамашачыларны куңелләренә кереп калдылар.Үзебездә читтә калмадык,кунак ашы кара каршы дигәндәй,матур жырларыбызны биюләребезне бүләк иттек.Аларга бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез,вакыт табып килгән авылдашларга да рәхмәт, бергә булыйк бердәм булыйк 

Тәнзилә Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X