erid:2VtzquqpS7d
1 апрельдән социаль пенсияләрне арттыралар
Яңалыклар

1 апрельдән социаль пенсияләрне арттыралар

Индексация күләме узган елда пенсионерларның яшәү минимумы арту темпларыннан чыгып исәпләнә.

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләрне өстәмә рәвештә 3,3 процентка индексацияләячәкләр. РФ Хөкүмәтенең шул хактагы карары хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

«Россия Федерациясе Хөкүмәте 2023 елның 1 апреленнән социаль пенсияләрнең индексация коэффициентын 1,033 күләмендә раслау турында карар чыгара», - диелә документта.

Индексация күләме узган елда пенсионерларның яшәү минимумы арту темпларыннан чыгып исәпләнә. Социаль түләүләр очрагында ул елына бер тапкыр – 1 апрельдә үткәрелә, дип белдерделәр РИА Новости агентлыгына РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/1-apreldn-sotsial-pensiyalrne-arttyralar


Нет комментариев