1 февральдән ана капиталы арта
Беренче балага ул хәзер 737,2 мең сум тәшкил итә.
Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларының берсе булып ана капиталы тора. Февральдә түләү күләме инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәк – 6,8%, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Беренче бала туганда, 2026 елның 1 февраленнән гаиләләр 737,2 мең сум алачак. Икенче балага ана капиталы күләме, әгәр гаилә аны беренче балага алмаса, 974,1 мең сум тәшкил итәчәк. Әгәр беренче бала өчен пособие түләнгән булса, икенчесенә өстәмә түләү 236,9 мең сум булачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, индексация яңа алучыларга да, файдаланылмаган акчалары булганнарга да кагылачак. Ана капиталы программасы ким дигәндә 2030 елга кадәр гамәлдә булачак. Хәзерге вакытта түләү беренче, икенче, шулай ук өченче бала туган өчен каралган (беренче ике бала туган өчен гаилә ана капиталын алмаган очракта). Аның төп максаты – балалы гаиләләргә ярдәм итү, бу «гаилә» милли проекты максатларына туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев