erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

1 гыйнвардан “больничный” түләүләре арта

Бер көнгә исәпләнергә мөмкин булган иң зур сумма 2 736,99 сум тәшкил итәчәк.

Россиядә 2023 елның 1 гыйнварыннан “больничный” кәгазе буенча түләүнең максималь күләме артачак. Шулай итеп, бер көнгә иң зур сумма – 2 736,99 сум, бер айга иң зур сумма – 84 846,69 сум тәшкил итәчәк. Әмма хезмәт стажы сигез елдан арткан хезмәткәрләргә генә кагыла бу. Шулай итеп, алар уртача хезмәт хакына тигез, әмма максималь күләмнән артмаган түләүгә исәп тота алачак. Бу хакта Социаль иминиятләштерү фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, “больничный” акчасын исәпләү ысулы элеккечә үк кала: түләү хезмәткәрнең алдагы ике елдагы кеременә һәм эш стажына бәйле. Стаж 8 елдан артып китсә, пособие хезмәт хакының 100%ы, 5 елдан 8 елга кадәр булса – 80%, 5 елдан кимрәк булса – нибары 60%күләмендә түләнелә.

Реклама
erid:2VtzqwTRLph erid:2VtzqxUkrz5

Чыганак https://vatantat.ru/2022/12/99758/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев