erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

20 яшьлек кыз тюбингта шуганда имгәнеп үлгән

«Татар-информ»га әлеге мәгълүматны кызның гаиләсе белән таныш чыганак раслаган.

Казанның Яңа Аракчино бистәсендә 20 яшьлек кыз тюбингта шуганда каты имгәнгән.
Кыз, тюбингка утырып таудан шуып төшеп, коймага бәрелгән. Аның якыннары ашыгыч ярдәм чакырган. Кыз алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Кызның якыннары ашыгыч ярдәм килеп җиткәнне көтеп тормаган, зыян күрүчене мөстәкыйль рәвештә хастаханәгә алып киткән булу ихтимал, диделәр «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. Әлегә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында бу хакта рәсми белешмәләр юк, мәгълүмат ачыклана.
 
«Татар-информ»га Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында хәбәр итүләренчә, бүген кызны җирлиләр.
 
«Кызганычка, бүген без студентыбыз белән хушлашабыз... Кызның төркемдәшләре, укытучылары, дуслары һәм университетның җитәкче составы аны соңгы юлга озатырга китте. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты кызның әти-әнисе һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Истәлеге якты булсын», - дип хәбәр иттеләр югары уку йортында.
Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=46237

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев