erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әгерҗе районының Тирсә авылы өлкәннәре хәрбиләргә оекбашлар бәйләгән

Әгерҗе районының Тирсә Мәдәният йорты каршында күп еллардан бирле «Оста куллар» түгәрәге эшли.

Әгерҗе районының Тирсә Мәдәният йорты каршында күп еллардан бирле «Оста куллар» түгәрәге эшли. Әмма моңа кадәр өлкәннәргә шөгыльләнер өчен махсус урын булмаган. Мәдәният йортының бер бүлмәсен музей итеп эшләгәннән соң түгәрәк әгъзалары биредә җыела башлаганнар. Алар кул эшләре белән дә шөгыльләнәләр, үткәннәргә кайтып тарихны да барлый.

Хәзерге вакытта Тирсә авыл җирлегеннән 12 ир-егет махсус хәрби операциядә катнаша. Түгәрәк әгъзалары якыннарыннан аларның хәлләрен дә һәрдаим белешеп тора, якташларның туган якларга исән-сау кайтуларын тели. Ярдәм йөзеннән һәр егеткә җылы оекбаш бәйләгәннәр һәм якыннарына тапшырганнар. Бу көннәрдә тагын аларга дип оекбашлар бәйлиләр. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Ул егетләрнең һәрберсе үзебезнеке кебек. Йә туганыбыз, йә күршебез, йә балаларыбызның сыйныфташы... Берүк, исән-сау гына кайтсыннар», – ди алар.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/agere-raionynyn-tirsa-avyly-olkannare-xarbilarga-oekbaslar-baili-5866725

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев