erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алсу Фаракшина: "Сыйныфташым, өч бала әнисе коточкыч юл һәлакәтендә вафат булды"

Кичә Әлмәт районында сәгать дүртенче яртыларда Кузайкино бистәсе янындагы юлда коточкыч юл һәлакәте булган. Республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, «Лада»  машинасы каршы як полосага чыгып, Ford микроавтобусы белән бәрелешкән ("Шәһри Казан", Лилия Гайнуллина).

 

Фаҗигадә җиңел автомобиль йөртүчесе һәм аның пассажиры һәлак булган. Шулай ук микроавтобус салонында бер кеше зыян күргән. Салонда барлыгы биш кеше булган. 

Әлеге юл һәлакәтендә үлүче пассажир хатын Кадрия Рәхмәтуллина Әлмәт районы Елхово авылыннан, әнисенә инсульт булгач, өч баласын иренә калдырып, аны карарга килгән. Инде кире кайтышы булган. Мәрхүмә танылган пародия остасы Алсу Фаракшинаның сыйныфташы икән. 

— Кадрия үлеме турында белгәннән бирле, тынычлана алмыйбыз. Дару гына эчеп торам. Өч бала ятим калган. Алар бик кызганыч, - дип сөйләде безгә Алсу. - Тыныч, сабыр кыз иде. Авылда яшәгәннәр. Хәзер менә сабыйларга ярдәм итү өчен акча җыя башладык. Аз булса да, ярдәмебез тисен иде. 

Кадрия һәм Айрат Рәхмәтуллиннар гаиләсендә 3 бала: олы уллары 3 сыйныфта укый (инвалидлыгы бар), кызлары 1 сыйныфта, ә төпчекләренә 4-5 яшь тирәсе. Хәзерге вакытта тол калган 3 бала атасы гаиләсе белән Апас районы Иске Йомралы авылында үз хуҗалыклары белән яши. Әлеге сабыйлар хакына, күтәрә алмаслык кайгы килгән гаиләгә ярдәм кулы сузсак иде.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Барлык классташлары, авылдашлары исеменнән акчаны Альмир Забиров җыя. Җыелган акчаларга соңыннан хисап булачак.

Сбербанк онлайн
89179147850
Альмир Ангамович З.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/alsu-farakshina-syynyftashym-ch-bala-nise-kotochkych-yul-laktend-vafat-buldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X