erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аниматор - 1700, уен залы – 4 мең сум: баланың туган көнен уздыру кыйммәтме?

Бүгенге көндә балаларның туган көннәрен колачлап бәйрәм итү модамы? Туган көн бәйрәмен уздыру уртача ничә сумга төшә? Әлеге язмада әти-әниләр, психолог һәм балалар бәйрәмнәрен оештыручылар белән бергәләп шул сорауларга җавап эзләдек. ("Интертат" Гөлназ Хәбибуллина

Әле 20-25 ел элек кенә балаларның туган көннәре бөтен туган-тумача бергә җыелышырга сәбәп була, мәҗлес үзе исә матур гаилә бәйрәме буларак узып китә иде. Әни белән апалар табын хәстәрли, әти өстәлне җәеп куя, ә без –  бала-чагалар өйгә шарлар кабартып, төсле плакатлар ясап эләбез...

Бүгенге көндә балаларының туган көне якынлашу ата-аналарны  шактый хафага сала торган нәрсә. Үземнең дә җиде яшьлек улым туган көнен көтә. Узган елларда илдә карантин булу сәбәпле биш һәм алты яшьләрен өйдә торт белән чәй эчеп кенә уздырып җибәргән идек. «Коронавирус беттеме әле?» - дип сорап хәлдән тайды инде, дус-ишләреннән күреп, бала күңеле бәйрәм таләп итә. Менә шулвакыт әти-әнинең башында мең дә бер сорау бөтерелә башлый инде. Баланың күңелен ничек итеп күрергә? Апа-абыйлары, дус-ишләрен чакырып, өйдә генә уздырыргамы? Әллә инде зурдан кубып уен бүлмәсе арендаларга, аниматор, фокусник ишеләренә дә акча кызганмаскамы? 

«Өйдә уздыруның үз уңайлыклары бар»


Ике бала әнисе Гүзәл Габдуллина моңа кадәр балаларының туган көннәрен өйдә билгеләп үтүне кулай күргән.  Ул безгә бәйрәмне өйдә үткәрүнең уңай яклары турында әйтеп үтте. 

Безнең балалар кечкенә әле. Олысына  2,6 яшь кенә. Шуңа күрә туган көннәрне өйдән читтә уздырганыбыз юк. Моңа, бәлки, пандемия дә  сәбәпче булгандыр. Башта 1 яшьлеген дә уен бүлмәсендә, залларны матур итеп бизәп үткәрәсе килгән иде. Ләкин бер яшьлек бала өчен моның бер кызыгы да булмас дип, өйдә генә утырырга булдык. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Баланың туган көне, кайда үткәрүгә карамастан, үзебезнекен бәйрәм итүгә караганда да кыйммәткәрәк төшә. 7-8 кунак кына чакырсаң да тортка заказ бирергә кирәк, аларның бәяләре 2 меңнән башлана. Бүгенге заманда өстәл әзерләү дә очсыз түгел.

Әмма туган көнне өйдә уздыруның үз уңайлыкларын күрәм. Беренчедән, андый бәйрәмнәр бик җылы атмосферада уза. Кунаклар эш, мәктәп, бакчадан соң иркенләп утырырга дип килә. Җайлап урнашырга кәнәфиләр бар. Балалар пычрана калса юындырырга, киемнәрен алыштырырга да уңайлырак. Балалар да кайсы кая таралышмый, бөтенесен күреп торасың. 

Алай да кызыбызның 3 яшен, бәлки, әкият геройлары чакырып, уен бүлмәсендә уздырырбыз дип торабыз. Үзебезгә дә кеше көйлисе, арттан савыт-саба юасы, балалар котырып уйнаганнар соң ризык валчыклары җыеп, шоколад эзләре сөртеп йөрисе булмаячак,  - диде Гүзәл. 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/balalarnyn-tugan-konen-uzdyru-nica-sumga-tosa-5852421

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X