erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Җанисәп узганнан соң да проблемалар югалмаячак»: Тямаевның концертлары нигә өзелгән?

Фирдүс Тямаевның Уфада булачак чираттагы концертлары өзелгәне турында җырчының инстаграм сәхифәсендә хәбәр ителгән иде. Концертлар нигә өзелгән? Фирдүс Тямаев «Интертат»ка шул хакта сөйләде ("Интертат", Казан, Рифат Каюмов).


«Мин аларны аңлап бетермим»
Фирдүс, Уфадагы концертлар өзелде дип хәбәр иттең, ләкин сәбәбен әйтмәгәнсең. Моның хикмәтен «Интертат»ка аңлата аласыңмы?

Уфада узасы концертның өзелү сәбәбен үзебез дә белмибез шул. Шунысы мәзәк.

Яшьләр сарае концертымны уздырырга теләктәшлек белдереп алдан ук безгә хат җибәрде, кассада билетлар сатарга рөхсәт бирде. Ялгышмасам, сентябрьдәме, октябрьдәме аның үзендә дә билетлар сатыла башлады. Килешү кәгазен соңрак тутырабыз дип ышандырдылар, ләкин концертка ике атна кала да бирмәделәр.

Мәдәният министрлыгыннан Тямаевның концертын уздырмаска кушканнар. Концерт булмаса, мәдәният сарае ярты миллион сумлык керемне кулдан ычкындырачагы турында министрлыкка җиткергәннәр. Министрлык Яшьләр сараена Тямаевтан маршрут кәгазе алырга кушкан. Яшьләр сарае шәхси оешма булгач, гадәттә, ул концерт оештырудан кәгазь боткасы ясамый иде.

Безгә маршрут кәгазен алу өчен кирәкле документлар исемлеген җибәрделәр. Исемлеккә ИП реквизитлары, авторлык җәмгыяте белән төзелгән килешү кәгазе, концертның программасы, аудио-видео форматы, җырларның сүзләре, алып баручының сүзләре, аппаратура исемлеге, җырчылар, биючеләр белән килешүләр һәм башка документлар керә.

Безнең, әлбәттә, бөтен документлар да бар. Аларны тапшырганнан соң, телефонны алмый башладылар. Ниһаять, концерт булырга бер атна кала Яшьләр сараеннан «документлар җитмәү сәбәпле килешү төзеп булмый» дигән хат килде.

Ни өчен алар безнең белән шулай уйнаганнарын үзем дә аңламыйм. Миңа бик сәер бу. Бөтен артистларны керттеләр, бер мин калдым. Җилләрнең каян искәнен мин чамалыйм инде.

Җанисәп узды бит. Сине кертүдән хәзер ник куркалар?

Мине кертмәү җанисәп белән генә бәйле булмады. Мин моны Кыргыз-Миякәдән соң башланган суд эше йогынтысы дип уйлыйм. Аларның юристы белән безнең юрист эшне зурга җибәрмәскә килештеләр. Без үзебезнең дәгъваларны кире алдык, мәсьәләне тыныч юл белән хәл итү турында килештек. Килешү нигезендә, безгә Кыргыз-Миякәдә ике-өч көнлек концерт куярга рөхсәт бирергә тиешләр иде. Мин концерттан кергән акчаның бер өлешен Кыргыз-Миякәдәге ятим балаларга бүләк итәргә теләдем.

Ул концерт булдымы соң?

Булмады. Алар башта концертны оештырабыз дип йөрделәр дә, хәзер тагын телефоннарын алмыйлар. Әйтәм бит, мәзәк ул анда. Мин аларны аңлап бетермим.

Башкортстанга кертмиләр дип тик утырмыйсыздыр инде? Башка төбәкләргә йөрисездер?

Без, әлбәттә, күп йөрибез. Хикмәт бит эшсез утыруда түгел. Монда, беренче чиратта, тамашачы интегә. Кемдер мине яратмый дип кенә, халыкны концерттан нигә мәхрүм итәргә? Мине кем яратмаганын үзем беләм инде.

Түрәләр янында якын йөрмәгәч, гадилегем сакланып кала. Гади булгач, халык та якын итә. Президентыбызны, җитәкчеләребезне хөрмәт итәм, сүз дә юк. Җырларга чакырсалар, барам, ләкин үз мәнфәгатьләремне кайгырту өчен, түрәләр белән якынаеп, башларын катырып йөрмим. Шушы гадилегем белән иҗатым озак еллар яшәсен иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә билетлар — сатуда…

Яшьләр сараеның кассасында Фирдүс Тямаевның концертына билетлар сату туктатылып торганын әйттеләр.

— Концертлар буламы, юкмы, төгәл әйтә алмыйм. Билетлар сатуны безгә әлегә туктатып торырга куштылар. Концертлар булмаса, безгә рәсми хат килергә тиеш. Әлегә шуны көтәбез. Хатны алуга, сатылган билетлар өчен акчаны кайтарачакбыз. Билетны кайдан алган булсагыз, акчаны шуннан кайтарырга кирәк, башка җирдән булмый, — диделәр Яшьләр сараеның кассасында.

Онлайн кассаларда, шул исәптән Кассир.ру сайтында концертның биш көненә дә 1000-1700 сумлык билетлар, күп калмаса да, иркен сатуда бар. Димәк, концертның өзелгәнен белмәгән кешеләргә билет алып, аннары аны кире кайтарып, мәшәкатьләнергә туры киләчәк. Шунсы гаҗәп, онлайн кассада Яшьләр сараен җыйсаң, иң беренче Фирдүс Тямаевның афишасы килеп чыга.

«Бу концертлар Фирдүс Тямаевка гына түгел, халыкка да кирәк иде»
Фирдүс Тямаевның концерты өзелү турында Башкортстан башлыгының мәдәниятне үстерү буенча киңәшчесе Радик Юльякшинның фикерен беләсе килгән иде. Беренче тапкыр концертлар өзелүгә бәйле шау-шу чыккач, Юльякшин: «Миңа шалтыратырга кирәк иде, хәл иткән булыр идем», — дигән иде бит. Әмма Юльякшинның концерт администраторы Артем җитәкчесе белән тоташтыра алмавын, Тямаевның концерты турында берни белмәвен әйтте. Радик Юльякшиннның үзе белән сөйләшә алмадык.

Башкорт милли хәрәкәте активисты Сәгыйть Исмәгыйлев шоу-бизнес белән кызыксынмавын, классикага өстенлек бирүен әйтте.

— Миңа концерт була ни, юк ни, барыбер. Мин киноларга, андый концертларга йөрмим. Миңа Тямаевлар, Грейлар, Моргенштерннар — бөтенесе бер. Алар бит артист түгел, ә шоуменнар, халыкка бернинди файда китермиләр. Алардан әхлак артмый. Классика тыңларга кирәк, — диде Сәгыйть Исмәгыйлев.

Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Илнар Гарифуллин Фирдүс Тямаевның концерты өзелүне Башкортстандагы милли сәясәт белән бәйли.

— Җанисәп узганнан соң да татарлар белән бәйле проблемалар югалмаячак, алар дәвам итәчәк дип мин электән үк әйтеп киләм. Татар артистларын Башкортстанга кертмәүләр дәвам итәр дип уйламаган да идем.

Соңгы айларда Башкортстанда татарларны яклау бик көчсезләнде. Минемчә, монда төп эшне Бөтендөнья татар конгрессының филиалы алып барырга тиеш. Ул татар иҗтимагый оешмаларын җыеп, җанисәп вакытында уртак позицияне Башкортстан хакимиятенә җиткерергә тиеш иде. Кызганыч, ул эшләнмәде. Конгрессның филиалы, гомумән, бернинди эш белән шөгыльләнмәде.

Тямаевны түгел, сентябрьдә Камал театрын да Башкортстанга кертмәделәр. Сентябрьдә буласы спектакльләр декабрьгә күчерелгән иде, тик театрның афишалары әлегә күренми. Димәк, Камал театрының да проблемалары дәвам итә дигән сүз.

Башкортстан татарларының иҗтимагый оешмалары берләшмәсәләр, мондый процессларның башка начар якларын да күрербез дип уйлыйм, — диде Илнар Гарифуллин.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин белән дә сөйләштек. Тулырак: https://intertat.ru/news/showtime/10-12-2021/anis-p-uzgannan-so-da-problemalar-yugalmayachak-tyamaevny-kontsertlary-nig-zelg-n-5844791

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X