Атна ахырына Татарстанда суыта, көчле җил көтелә
Атна уртасында Татарстанда җылыта, әмма аннан соң температура төшә башлаячак. Бүген Татарстанның Гидрометеорология үзәге шундый фараз белән уртаклашты.
Сишәмбе көнне республикада +17 градуска кадәр җылы булачагын «Татар-информ» хәбәр иткән иде инде.
12 һәм 13 апрельдә явым-төшем һәм җил көтелми. Термометр баганалары төнлә -2..+3 градус һәм көндез +14..+20 гардуска кадәр күрсәтәчәк.
Әмма соңыннан Татарстанга салкыннар килә. 14 һәм 15 апрельдә циклон аркасында республикага төньяк киңлекләрнең салкын һавасы киләчәк. Нәтиҗәдә, көндез температура 5-10 градустан югары күтәрелмәячәк. Моннан тыш, көчле җил көтелә, ул көчәйгән вакытта тизлеге секундка 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев