erid:2VtzquqpS7d
Атны да, кешеләр утырган арбаны да күрмәгән...
Яңалыклар

Атны да, кешеләр утырган арбаны да күрмәгән...

29 майда Мәчетле районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

«Тойота Авенсис»ның 53 яшьлек шоферы, аңлашылмаган сәбәпләр аркасында, сулга борылганда арбалы атны күрмәгән һәм аны изеп үткән.

"Биш кеше тән җәрәхәтләре алган, 65 яшьлек хатынның аяк табаны киселгән», - дип хәбәр иттеләр республика ЮХХДИ матбугат хезмәтендә.

 

Шулай ук юл-транспорт һәлакәтендә ат та зыян күргән. Хайван интекмәсен өчен аңа агулы укол кадарга туры килгән, дип яза Кызыл таң.

 http://baltaci.ru/news/yuhidi-h%D3%99b%D3%99r-it%D3%99/atny-da-keshelr-utyrgan-arbany-da-krmgn


Нет комментариев