erid:2VtzquqpS7d
Авыл халкын куркыткан ерткыч җәнлек шакал булырга тиеш
Яңалыклар

Авыл халкын куркыткан ерткыч җәнлек шакал булырга тиеш

Кайбыч районының Борындык авылы халкын куркыткан ерткыч җәнлек шакал булырга тиеш

Кичә Борындык авылыннан видео җибәрделәр. Кар чаңгысы белән барганда юлларына бер җәнлек чыккан. Әлеге видеоны Татарстанның Биологик ресурслар комитеты белгечләренә юллап, аларның фикерен ишетәсе килде.

 

“Борындык халкы төшергән видеода безнең республикада бик сирәк очрый торган шакал. Алар яши торган җирнең төньяк чикләре безнең республикага кадәр килеп җитми, әмма алар көньяк төбәкләрдән килеп керергә мөмкин” дип хәбәр иттеләр безгә комитетта.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/boryndyk-avyly-khalkyn-kurkytkan-ertkych-nlek-shakal-bulyrga-tiesh


Арча хәбәрләре

Нет комментариев