Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында эшләүче 139 кеше чакырылыш пунктларына киткән (»Ватаным Татарстан »).
Бу хакта авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров журналистлар белән очрашуда әйтте. Аның сүзләренчә, агросәнәгать комплексында эшләүче 10 мең кеше өлешчә мобилизациядән бронь алырга мөмкин. Бу тармакта эшләүчеләрнең 38 проценты дигән сүз.
– Татарстанда 600 агросәнәгать оешмасы үз эшчеләренә бронь алырга хокуклы. Әлеге предприятиеләрдә 49 мең кеше эшли. Запастагы 12 мең эшченең 10 мең тирәсе бронь ала ала, – диде ул.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев