erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Акыллы кешеләр фикеренә колак салыгыз: йолдызнамә (18-25 март)

Буш урында кызып китә торган гадәтегез хезмәттәшләрегезнең ачуын китерергә мөмкин. Артык энергиягезне эшкә багышлагыз, активрак булыгыз, бу карьерада уңышларга ирешергә ярдәм итәчәк.

Кучкар (21 март – 20 апрель) Бәлки сезгә һөнәри эшчәнлектә үз приоритетларыгызны яңадан карарга туры килер. Акыллы кешеләрнең фикеренә колак салыгыз. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Вакыйгаларны үз позициягезне ныгытучы сәбәп буларак кулланыгыз. Бүгенге эшне иртәгегә калдырмаска тырышыгыз. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Үзегезне нәзакәтлерәк тотарга тырышыгыз, саксыз әйтелгән сүз күңелсез хәлгә китерергә мөмкин. Һаман бер нәрсә турында уйлап, үзегезне алҗытмагыз, сезгә бераз башыгызны “җилләтергә” кирәк. 

Кысла (22 июнь – 22 июль) Әгәр тормышыгызда үзгәрешләр булуын телисез икән, беренче адымны үзегез ясагыз. Бар нәрсәне күңелегезгә алмагыз, җиңелрәк уйларга тырышыгыз. 

 Арыслан (23 июль – 23 август) Җитди һәм катлаулы эшкә әзер булыгыз, сезнең алдагы көннәрдә мәшәкатьләрегез күп булачак. Сезгә күңел күтәренкелеге ярдәмче булачак. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь) Ниндидер яңа нәрсә булдыру өчен интуиция һәм фантазиягезне эшкә җигегез. Кайбер Кызларга тормышларын бөтенләй бүтән якка борып җибәрергә туры килмәгәе. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Йолдызлар өйдән иске һәм кирәксез әйберләрне чыгарып ташларга киңәш итә. Искелеккә ябышып ятмагыз. Бу әйберләргә генә түгел, фикер йөртешенә дә кагыла. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Сезгә көтелмәгән йөрәгегезгә май булып ята торган сөенечле мәгълүмат килеп ирешер. Сез хыялларның тормышка ашуына, уйларның материяләшүенә инанырсыз. 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Сезгә бик мөһим һәм четерекле карар кабул итәргә туры килүе бар. Югалып калмагыз, күңелегез кушканны эшләгез. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Үзегезгә карата игътибарны арттырыгыз. Бәлки сезгә гардеробыгызны үзгәртергә, чәчтарашка барырга, имиджыгызны үзгәртергәдер?! 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Эш, дип үзегезне артык йончытмагыз, үзегез генә ялгыз калып уйланырга, фикерләрегезне тәртипләп “киштәгә тезергә” вакыт табыгыз. 

Балык (19 февраль – 20 март) Вакыйгалар үзәгендә булганчы, фикердәшләрегезнең ярдәменә таяныгыз. Ашыгыч карарлар кабул итмәгез. Тыныч булыгыз, сәламәтлегегзне кайгыртыгыз.

https://shahrikazan.ru/news/goroskopp/avyzygyzny-lchp-achygyz-yoldyznam-15-22-mart

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X