erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу атнада йолдызлар нәрсәләр вәгъдә итә?

Ә сез йолдызнамәгә ышанасызмы?

Кучкар (21 март - 20 апрель) Кучкарларның өйдә барысы да ал да гөл! Тормыш иптәшегез, балалар, әти-әниләрегез һәм дә туганнар белән мөнәсәбәтләрегезгә күз тимәсен.

Үгезбозау (21 апрель - 20 май) Командировкага, ерак юлга сәяхәткә чыгудан бу атнада тыелып торуыгыз яхшырак булыр. Юлда йөргәндә игътибарлырак булыгыз.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) Атна сезне күңелле хәбәрләр белән шаккатырачак. Шатлыклы яңалыклар, көтелмәгән бүләкләр, очрашуларга әзер торыгыз. Ялгызлар мәхәббәтен очратырга да мөмкин.

Кысла (22 июнь - 22 июль) Сәяхәткә чыгып китәр өчен менә дигән вакыт. Эштән ял итеп, көч туплар чак җиткәндер, бераз ял итеп энергия туплагыз. Аннан сезне яңа үрләр көтә.

Арыслан (23 июль - 23 август) Якын кешеләрегез белән мөнәсәбәтләрне җайга салуны кичектерп килүдән мәгънә юк. Беренче адымны үзегез ясасагыз, оттырмассыз, отарсыз гына.

Кыз (24 август - 23 сентябрь) Яраткан кешегезгә, балаларыгызга, һәм гомумән, якын кешеләрегезгә хисләрегезне белдерергә курыкмагыз. Матур сүзләр әйтергә телегезне кызганмагыз.

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь) Ялгыз Үлчәүләргә гаилә кору турында уйларга вакыт, ди йолдызлар. Эштә карьера баскычында күтәрелү көтелә. Ләкин артыгын эшләп атмагыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь) Йолдызлар Чаяннарга баш югалтырлык гашыйк булудан сакланырга куша. Алдагы хаталарыгызны исегезгә төшерегез, тагын шул ук тырмага басмагыз инде.

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь) Киеренке атна. Борчылулар да, уйланулар да күп булачак. Аңа да карамастан, сез зарланмыйсыз, кешегә сөйләмисез һәм... дөрес эшлисез дә.

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь) Бу атнада йолдызлар Кәҗәмөгезләргә батыррак булырга киңәш итә. Күптән хыялланган эшкә алынырга курыкмагыз, нәрсәгә тотынсагыз да ерып чыгачаксыз.

Сукояр (21 январь - 18 февраль) Атна буена куелган планны җиңел генә башкарып чыгарлар. Уңыш көткәнгә караганда да зуррак булачак. Ләкин борыныгызны чөя торган гадәтегезне онытырга кирәк.

Балык (19 февраль - 20 март) Элек тормышка ашыра алмаган хыялларыгыз чынга ашар, сөенечле хәбәр сөенерсез. Тормышыгызны үзгәртүдән курыкмагыз.

Юлай Низаев әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев