erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Бу – илдәге иң зур ифтар»: XIII Республикакүләм ифтарда ниләр көтелә? (Интертат, Камилә Билалова)

19 март көнне «Казан-Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIII Республикакүләм ифтар узачак. Диния нәзарәтендә илдәге иң зур ифтарның программасы турында сәйләделәр. Анда ничек барып җитәргә һәм билетларны кайдан алып була – барысы да «Интертат» репортажында.

Мөфти: «Без моннан да зуррак ифтарларны белмибез»

Республикакүләм ифтарда 13 мең кеше катнашачак. «Без 13 мең кеше җыярга әзерләнәбез. Бу – илдәге иң зур ифтар. Моннан да зуррак ифтарларны без белмибез», – диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Ифтар ТР мөселманнары Диния нәзарәте корылтае белән бер көнгә туры килә, анда Татарстан мөфтиен сайлаулар узачак. Шуңа күрә республиканың күпчелек имамнарының катнашуы көтелә. «Хәзерге вакытта безнең республикабызда 1605 мәчетебез эшләп килә, имамнарыбызның күбесе катнаша», – дип билгеләде мөфти.

Республикакүләм ифтар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе, «Туган Авылым» милли-туристик комплексы һәм «Казан-Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге көче белән оештырыла.

Ифтарның программасы

Республикакүләм ифтар программасы «Казан-Экспо» фойесында 15:00 сәгатьтә башлана. Монда ифтарга килүчеләр мөселманнарның Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлеше һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә багышланган зур экспозиция, шулай ук хәләл маркет белән таныша алачак.

Соңрак, 16:45 сәгатьтә, 2нче павильонда мәдәни программа башланачак: танылган татар хәзрәтләре рамазан ае фазыйләтләре һәм Ватанга мәхәббәт турында вәгазьләр һәм мөнәҗәтләр башкарачак.

Авыз ачу вакыты җиткәч, азан яңгыраячак, һәм кунаклар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә, шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән ахшам намазын укыячак. Намаздан соң ифтарга килүчеләр өстәлләр урнаштырылган 3нче павильонга юнәләчәк.

Республикакүләм ифтарга автомобильдә килүчеләр өчен машина кую урыннары, ә җәяүлеләр өчен махсус расписание буенча йөрүче түләүсез поездлар каралачак.

XIII Республикакүләм ифтар кунаклары өчен поездлар расписаниесе:

Казан-пасс. – «Казан» халыкара аэропорты юнәлеше буенча. Кузгалу вакыты: 15:00, 15:40.

«Казан» халыкара аэропорты – Казан пасс. юнәлеше буенча. Кузгалу вакыты: 19:50, 20:40

XIII Республикакүләм ифтар волонтерлары өчен поездлар расписаниесе:

Казан-пасс. – «Казан» халыкара аэропорты юнәлеше буенча. Кузгалу вакыты: 06:30.

«Казан» халыкара аэропорты – Казан пасс. юнәлеше буенча. Кузгалу вакыты: 20:40.

Дәвамын ИНТЕРТАТТАН укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев