erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт Думасында мәктәпләрдә телефон куллануны тыю турындагы төзәтмәне хупладылар

Дәүләт Думасының мәгариф комитеты мәктәпләрдә телефон куллануны хәтта белем бирү максатларында да тыю турындагы төзәтмәне хуплады.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Мәктәпләрдә телефоннарны чикләү турындагы закон проектына төзәтмә кертү авторлары буларак, спикер Вячеслав Володин һәм барлык Дума фракцияләре башлыклары җитәкчелегендәге Дәүләт Думасы депутатлары чыгыш ясаган.

Хупланган төзәтмәләр арасында шулай ук 2024 елның 1 сентябреннән башлангыч һәм урта сыйныфларда мәҗбүри хезмәт дәресе кертү турындагы норма да бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ноябрьдә Дәүләт Думасы мәктәптә дәресләр вакытында кәрәзле телефоннарны куллануны тыючы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Искәрмәләр исемлегендә аларны белем бирү максатларында һәм тормыш яки сәламәтлеккә куркыныч янаган очракларда куллану бар иде. Октябрь аенда закон проектын Дәүләт Думасының мәгариф комитеты башлыгы Ольга Казакова җитәкчелегендәге төрле фракция депутатлары һәм сенаторлар төркеме кертте.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев