erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлназ Шәрипҗанова: «Мөгез» чыгарырга җыенабыз»

4 апрель көнне Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар Казанда концерт куярга җыена иде. Әмма Гөлназ: “Концерт булмый!” – дип игълан итте. Ни сәбәпле? Ни булган? Бу хакта Гөлназ Шәрипҗанованың үзеннән сорадык. (»Шәһри Казан», Эльвира Шакирова)

“Концерт була дип йөрдем дә, хәзер "концерт булмый" дип әйтә башладым. Чөнки, дөресен генә әйткәндә, без мюзикл әзерлибез. Бу театральләштерелгән тамаша булачак. Моңа кадәр концертлар белән чыкканыбыз булды, әмма концертлардан канәгать булып кайтмый идек. Чөнки булган ресурсларыбызны тулысынча кулланмадык. Үзебезне алып баручы җырчылар итеп кенә түгел, ә театр артистлары итеп тә күрсәтергә телибез. Яшерен-батырын түгел, җырларыбыз да, җырлавыбыз да шуның кадәр генә”, - ди Гөлназ.

Аның фикеренчә, эстрадада конкурентлык көчле, шуңа күрә кабатланмаска кирәк. “Бигрәк тә дуэтлар саны бихисап. Безгә “мөгез” чыгарырга кирәк иде. Бу программаны 3 еллап уйладык. Режиссерыбыз – Рафил Галимуллин. Акча ягыннан бик кыйммәтле проект бу. Сәхнәгә куючы – хореограф Артур Хәйруллин. Бездән кала, тагын биш биюче һәм биш уйнаучы бар”, - ди ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шәрипҗановларда тагын бер яңалык: ике ай элек алар яңа фатирларына күченде. “Әмма әлегә тәрәзә төбендә ашыйбыз, чөнки өй җиһазларын алырга акча җитеп бетмәде”, - ди Гөлназ.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев