erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якутия авылында боз әзерләү: «Ел әйләнәсе эшләмәсәң, яшәп булмый» (Интертат, Рәмис Латыйпов)

«Төньякта берни дә җиңел бирелми». Якутиядә бу сүзләрнең дөреслеген раслаучы күренешләр адым саен. Ел әйләнәсе эшләп торасы. Кыш башында авыл халкы кышка запас – боз әзерли. «Татар-информ» һәм «Интертат» журналисты боз әзерләү һәм авыл халкы тормышы белән танышып кайтты.

Теләгәннәр бу репортажның видеосы белән генә дә чикләнә ала. Укырга яратучылар өчен би-ик озын текстын да яздым. Фото карарга яратучылар, аска кадәр төшеп, репортаж азагындагы фотоларны гына да карый ала.

«Якутиядә мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә боз өләшкәннәр» дигән хәбәр чыккач, социаль челтәрләрдә бу яңалыкны гаепкә алып язучылар булды. Янәсе, ничек инде ул болай да салкын төбәктә кешеләргә боз бирәләр? Урамга чык та ал! Әмма бу комментарийлар ул авторларның иксез-чиксез Россияне белмәүләрен һәм төрле төбәкләрдәге кешеләрнең төрлечә яшәвен аңламавын, илне Мәскәүнең «боҗрасы» белән чикләнгән дип уйлауларын гына күрсәтә. Якутиягә килеп, эчәр су табып карасалар, белерләр иде өйгә китереп бирелгән бозның авылда яшәүчеләр өчен никадәр зур бүләк икәнен!

Якутия авылларында яшәүчеләр өчен боз ул – су чыганагы. Шәһәрдә су үткәрелгән, әмма авылда һәркем ел саен күлдән кисеп алып боз әзерли һәм ишегалларына алып кайтып куя. Һәр кешенең ишегалдында кабер ташлары зурлыгындагы боз кирпечләре тезелешеп тора. Эчү һәм юыну өчен шул боз эретеп кулланыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Краннан аккан суга һәм мул сулы чишмәләргә күнеккәннәр бу мәшәкатьләрне күз алдына да китерә алмый. Үземнең дә бу хакта уйлаганым да булмаган. Якутиядә мәңгелек туң икәнен белсәм дә, беренче көнне шундагы танышларымнан: «Чишмәләр бармы монда? Барып күрәсе иде», – дип сорадым. Алар гаҗәпкә калды. Мәңгелек туң булган җирдә бит чишмә була алмый.

Дәвамын әлеге сылтама аша укырга була: https://intertat.tatar/news/yakutiya-avylynda-boz-azerlau-el-ailanase-eslamasan-yasap-bulmyi-5857347

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев