Татарстанга төньяктан һава агымы үтеп керү сәбәпле салкынайта. Кар, бозлавык һәм көчле җил көтелә. Киләсе атнаның яртысына кадәр шундый суык һава саклана.
Гидрометеоүзәк фаразына караганда, бүген төнлә республикада -4 градуска кадәр салкынайта. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Бүген көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +3…+8 градустан артмаячак. Шимбә – 4 майда көндез һава температурасы +3…+8 градус тәшкил итәчәк. Төнге сәгатьләрдә температура урыны белән -5 градуска кадәр төшә. Төнлә – юеш кар, көндез – яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык пәйда булачак. Секундына 15-20 метр тизлектә җил. Якшәмбе – 5 майда көндез урыны белән яңгыр явып узачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +6…+11, төнлә +1…-4 градус күрсәтәчәк. Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, киләсе атнаның беренче яртысына кадәр карлы-яңгырлы суык һава саклана. Шул ук вакытта 3-8 майда урманнарда янгын куркынычы гамәлдә булачак. Республикада 22 апрельдән 12 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев