erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын чыгу һәм кешеләр һәлак булуның сәбәбе – эчкечелек һәм тәмәке тарту

Хөрмәтле гражданнар, ел саен меңләгән кеше гомерен өзүче янгыннар булып тора. Статистика күрсәткәнчә, янгынның төп сәбәбе – кеше факторы.

Тәмәке тарту янгыннарның 10 процентының сәбәпчесе. Еш кына кешеләр исерек килеш йоклаган вакытта, сүндерелмәгән тәмәкедән үлә. Тәмәке көйрәү ялкын тәэсиреннән генә түгел, ә яну продуктлары белән агулану да үлемгә китерә. Алкоголь баш мие эшчәнлегенә начар тәэсир итә, кеше уяулыгын югалта һәм саксызга әверелә.

Тәмәке төпчекләрен балконнан ташларга ярамый, алар күрше балконга эләгергә мөмкин, шуның аркасында янгын чыга. Хәмер кулланганнан соң, еш кына азыкны плитәдә калдыралар, аны сүндерергә оныталар, нәтиҗәдә, янгын чыга. Исерек  хәлдә кешеләр мич ягулары, төрле көнкүреш приборлары эшләп торуы турында оныталар. Ваемсызлык һәм саксызлык янгыннарның гына түгел, ә олылар һәм балалар үлеменә китергән башка бәла-казаларның да сәбәбе булып тора. Сезгә йортларыгызда чамадан тыш алкоголь кулланудан һәм тәмәке тартудан тыелырга киңәш итәбез. Йортларыгызда янгын хәбәрчеләре урнаштырыгыз, алар сезне кисәтәчәк һәм янгын чыккан очракта уятачак. Шулай ук өйдә ут сүндергеч тә булырга тиеш.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Янгында шалтырату өчен телефон номерлары 01, 101, 112.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

И.Хәйруллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге бүлеге өлкэн тикшерүчесе  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев