erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар – балалар!

22 майдан 5 июньгә кадәр Татарстанда “Игътибар – балалар!” дигән профилактик акция үтте.

Ул балалар юл-транспорт имгәнүен булдырмау максатында оештырыла.

Җәйге каникуллар башланды. Көннәр матурланды. Юлларда велосипедчылар пәйда булды. Самокатларда, скутерларда, питбайкларда йөрүчеләр күбәйде. Ярый, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп йөрсәләр, юк, аны санга сукмаучылар да җитәрлек. Аннан җәен хәрәкәт тә арта, балалар да иреккә чыга.

– “Игътибар – балалар!” дигән профилактик акция барышында районда бик күп чаралар оештырылды. Ул “Казансу” паркында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган “Асфальтта – рәсем” район бәйгесе белән башланып китте. Тугызынчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән “Төп пассажир – бала” акциясе үтте. Балалар әти-әниләргә, транспорт белән идарә итүче апа-абыйларга, җәяүлеләргә кисәтү кәгазьләре өләште. Сигезенче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән дә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча чара оештырылды, – диде ЮХИДИның “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” буенча профилактика бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова.

Мәктәпләрдә укулар тәмамланган вакыт. Һәрберсендә әти-әниләр җыелышлары булды. ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәпләргә бардылар, әти-әниләр белән аралаштылар, көн дә өйдән чыкканда балаларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен исләренә төшерергә кирәклеген искәрттеләр. Арчаның икенче мәктәбендә дә шушы темага әңгәмә үткәрелде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш балалар бакчалары янына юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре чыкты, әти-әни, әби-бабайларның балаларын ничек йөртүләре белән кызыксынды. Кагыйдә бозучыларга беркетмә төзелде. Кызганыч, андыйлар да юк түгел. Балалары иминлеге алар кулында икәнлеген онытмасыннар иде. ЮХИДИ хезмәткәрләре велосипедларда, скутер, питбайкларда йөрүчеләрне дә игътибар үзәгендә тота.

– Мәктәп яны лагерьлары эшли башлады, – диде Энҗе Мөхәммәтҗанова. – Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча эшне лагерьларда дәвам итәчәкбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев