erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике хатын-кыз «Сөембикә» журналының махсус бүләге – көмеш беләзеккә ия булды

«Сөембикә» журналының 110 еллыгына багышланган кичәдә журналның иң зур бүләге – «Сөембикә» беләзеге» лауреатлары билгеле булды.

«Сөембикә» беләзеге» Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альбина Шәһиморатова һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисовага бирелде. Альбина Шәһиморатова бүләкләү кичәсенә килә алмаган иде.

«Алдагы елларда лауреатлар исемлеген «Ак калфак» оешмасы белән бергә барлый идек. Быел бу эшне үзебез генә хәл итеп куйдык. Әлегә кадәр ул сер иде. Беркөнне Кадрия Рәисовна шалтыратты: «Бүләк кемгә булды?» – дип сорады. Мин: «Бу – сер», - дидем. Кадрия Рәисовна, «Сөембикә» беләзеге» нәселегезнең буыннан-буынга тапшыра торган, затлы, кадерле ядкәре булсын иде», - дип теләде журналның баш мөхәррире Лариса Маликова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кичәдә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары катнашты. Кадрия Идрисова залдагы хатын-кызларга мөрәҗәгать итте.

«Бу бүләк – барыбызныкы, «Ак калфак» бүләге. Бергә эшләр башкармасак, бу бүләк безгә эләкмәс иде. Мин сезгә ихлас рәхмәтле», – диде ул. 

  • Үзенең бу бүләген «Сөембикә» журналы 1999 елда булдырды. Ул җир шарының төрле почмагында яшәүче, исеме татар дөньясына билгеле булган, татар халкын таныту, аның телен, мәдәниятен, мәгарифен үстерүгә керткән нәтиҗәле хезмәтләре өчен күренекле татар хатын-кызларына бирелә.
  • Бу бүләк ияләре арасында композитор Софья Гобәйдуллина, җырчы Фәридә КудашеваГөлзадә Сафиуллина, язучы Нәзифә Кәримова, җәмәгать эшлеклесе Шәмсия Апакай, галимә Флера Сафиуллина һәм башкалар бар.
  • Әлеге бүләк – кашына Сөембикә ханбикәнең мәшһүр рәссам Бакый Урманче ясаган сурәте уеп төшерелгән көмеш беләзектән гыйбарәт. Авторы – рәссамнарның Б.Урманче исемендәге бүләге лауреаты Наилә Кумысникова.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ike-xatyn-kyz-soembika-zurnalynyn-maxsus-bulage-komes-belazekka-iya-buldy-5870182

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев