erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иртәгә һава торышы нинди булачак?

Синоптиклар җылы көннәр һәм карның салмак эрүен вәгъдә итә.

Көндезге вакытта һава температурасы плюслы булачак, ә төннәрен -14 градуска кадәр салкыннар фаразлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге. 
15 марттан 17 мартка кадәр явым-төшем көтелми, ә уртача тәүлеклек температура нормадан 3-4 градуска югары булачак. Төннәрен -4 тән -9 га, ә урыны белән -14 градуска кадәр булыр дип көтелә. Көндез – 0дән +6 градуска чаклы. 

«Мондый һава шартлары карның салмак эрүенә ярдәм итә» дип ышандыра синоптиклар. 18 һәм 19 мартта кар булырга мөмкин. Төнлә термометр баганалары -3 дән -8 градуска кадәр күрсәтәчәк, ә урыны белән -11 градус. Көндез һава нульдән 1-6 градуска кадәр җылыначак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев