erid:2VtzquqpS7d
Юрист чираттагы ялны 45 көнгә кадәр арттыру алымы хакында сөйләде
Яңалыклар

Юрист чираттагы ялны 45 көнгә кадәр арттыру алымы хакында сөйләде

Әгәр чираттагы ял даталарын дөрес сайласаң, ул 28 көн урынына озаграк та дәвам итәргә мөмкин.

Әгәр чираттагы ял даталарын дөрес сайласаң, ул 28 көн урынына озаграк та дәвам итәргә мөмкин. Россия Юристлар ассоциациясе әгъзасы Маргарита Курашина «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Аның сүзләренчә, чираттагы ялны планлаштырганда ял һәм бәйрәм көннәрен онытырга ярамый. Мисал өчен, Россиядә 21 көн дәүләт бәйрәмнәренә туры килә. Әгәр аларга отпуск көннәрен дөрес итеп өстәсәң, чираттагы ялны 45 көнгә кадәр озайтып булачак.

«Россиядә кешеләр күбесенчә ике һәм аннан күбрәк өлешләргә бүленгән чираттагы ял ала, аларның берсе ким дигәндә 14 көннән торырга тиеш», - дип искәртте Курашина.

Шул ук вакытта, калган көннәрне, җитәкчелек белән килештереп, үзеңә ничек җайлы, шулай бүлергә мөмкин, диде белгеч.

Әле тагын эш вакытыннан тыш эшләгән өчен бирелә торган яллар да бар, аларны да отпускка өстәргә мөмкин.

https://tatar-inform.tatar/news/yurist-cirattagy-yalny-45-konga-kadar-arttyru-alymy-xakynda-soilade-5864119

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев