Кәчелеләр җырлый-җырлый эшләде
Авыл халкы җырлый-җырлый, изге теләкләр теләп, бөтен күңелен биреп, тырышлыгын куеп эшләде
Бу көннәрдә Кәче авылы халкы бик тә әһәмиятле эшкә керешкән. Алар маскировка өчен челтәрләр үрә башлаган.
Бу хакта безгә Кәче мәдәният йорты җитәкчесе Гөлира Шәйдуллина хәбәр итте.
– Һәркем ничек тә булса махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә, бу эшкә үз өлешен кертергә тырыша. Кемнең кулыннан нәрсә килә, кем солдатларга нәрсә җибәрә ала, барысына да алына. Булышуның төрле юлларын эзлиләр. Маскировка өчен челтәрләрнең махсус хәрби операция барган зонадагыларга бик мөһим һәм кирәкле әйберләрнең берсе булуын аңлап, без дә бу эшкә тотындык, – диде ул.
Халык авыл мәдәният йортына җыелган. Башта авыл активисты Лилия Касыймова (Казанда мәктәптә эшли) җитәкчелегендә маскировка өчен челтәр үрү буенча осталык дәресе уздырган. Аннан кичен авыл халкы җырлый-җырлый, изге теләкләр теләп, маскировка өчен челтәрләр үргән.
Кәче авылыннан 15 кеше махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итә. Авыл җирлегендә аларның гаиләләре һәрчак игътибар үзәгендә.
Танылган артистларны чакырып, мәдәният йортында концертлар оештырып, алардан җыелган акчаларны егетләрнең гаиләләренә ярдәм итеп тапшыруда да алар башлап йөрүчеләрнең берсе булды. Гуманитар ярдәм оештыруда да кәчеләр читтә калмады.
– Егетләребез җиңү яулап исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Безнең күңел җылыбызны кертеп үрелгән маскировка өчен челтәрләр аларны саклап калсын, – диде Гөлира Шәйдуллина авыл халкы исеменнән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев