erid:2VtzquqpS7d
Казан Энергоуниверситеты укучысы 2025 ел студенты булды
Яңалыклар

Казан Энергоуниверситеты укучысы 2025 ел студенты булды

Казанда «Татарстан Республикасының Ел студенты – 2025» Премиясен бүләкләү тантанасы узды.

Гран-при иясен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләкләде. Ул – Татарстанга Новороссийскидан укырга килгән Казан дәүләт энергетика университеты студенты Даниил Ченцов.

"Монда безнең иң яхшы студентлар җыелды. Безнең югары мәктәпнең зур потенциалга ия булуына без чын күңелдән шат. Безнең киләчәгебез сезнең кулларда. Соңгы елларда республика югары уку йортлары өчен бик күп проектлар гамәлгә ашырылды. Сезгә актив тормыш позициягез өчен рәхмәт белдерәсем килә", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов студентларга.

Быел премиягә рекордлы санда гаризалар килде – 574. 20 номинация буенча җиңүчеләр бүләкләнде: Иң яхшы спортчылар, старосталар, тулай торак советлары һәм башка студентлар берләшмәләре вәкилләре билгеләп үтелде

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев