erid:2VtzquqpS7d
Казан мәктәбендә атыш оештырган 19 яшьлек егеттән сорау алуны видеога төшергән полицейскийны эштән алганнар
Яңалыклар

Казан мәктәбендә атыш оештырган 19 яшьлек егеттән сорау алуны видеога төшергән полицейскийны эштән алганнар

Казан мәктәбендә атыш оештырган 19 яшьлек егеттән беренче сорау алу кадрлары социаль челтәрдә пәйда булганнан соң, "Гвардейский" полиция бүлегендә хезмәт тикшерүе билгеләнә

Нәкь менә бирегә, кулга алынганнан соң, ничәмә кешенең гомерен өзгән шикләнелүче китерелгән. Видео төшергән полиция хезмәткәрен ачыклауга бүлектә урнаштырылган камера язмалары ярдәм иткән. Билгеле булганча, полиция хезмәткәрен эштән алганнар, ә кул астындагы хезмәткәр гамәлләрен контрольдә тотмаган җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгын вазифасыннан алып, башка эшкә күчергәннәр һәм премиядән мәхрүм иткәннәр.

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kazan-mktbend-atysh-oeshtyrgan-19-yashlek-egettn-sorau-aluny-videoga-tshergn-politseyskiyny-eshtn-algannar

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев