erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казан мәктәбендә атыш оештырырга җыенган 14 яшьлек үсмерне психиатрия хастаханәсенә озатканнар

Казан мәктәбендә атыш оештыруга әзерләнүдә шикләнелеп тоткарланган 14 яшьлек үсмерне психиатрия хастаханәсенә җибәргәннәр. Әлеге мәгълүмат Россия Тикшерү комитеты сайтында барлыкка килде. (Ватаным Татарстан)

Җинаять эшен тикшерүне Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин контрольгә алган.

«Тикшерү фаразы буенча, шикләнелүче интернет аша танышкан билгесез зат күрсәтмәсе буенча, Татарстан районнарының берсендә — элек үзе укыган мәктәп укучыларына һөҗүм итәргә әзерләнгән», – диелә ведомство хәбәрендә.

Яшүсмерне психиатрия хастаханәсенә экспертизага җибәргәннәр.

Исегезгә төшерәбез, Казанда мәктәптә атыш оештыруга әзерләнүдә шикләнелгән 14 яшьлек үсмерне тоткарлаганнар. Ул Дәрвишләр бистәсендә һөҗүм итәргә ниятләгән булган.


Нет комментариев