erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан үзәгендә протест акциясе тәмамланып килә

Бүген Казанда узган чаралар тыныч характерда булды.

Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда бүген шәһәр үзәгендә федераль протест акциясе кысаларында узган чара ахырына якынлаша. Көндезге сәгать икеләр тирәсендә акциядә катнашучылар шәһәр үзәгенә җыелды, аннары Бауман, Кремль урамнары һәм Черек күл яныннан узды. Сәгать өчләр тирәсендә акциядә катнашучыларның бер өлеше Ирек мәйданына килде.


Күпләр бу хәлләрне телефоннарына төшерде. Мәйданга полицейскийлар килгәч, кешеләрнең төп өлеше таралды.

Агентлык элек хәбәр иткәнчә, акция башында чараларны яктырту белән шөгыльләнә торган кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре тоткарланган иде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналистларыннан тыш, «Эфир», Progorod, Kazanfirst, «Казанский репортер» хәбәрчеләре һәм операторлары тоткарланды. Бераз соңрак барысын да җибәрделәр.


Бүген Казанда узган чаралар тыныч характерда булды. Берничә катнашучы провокация оештырырга омтылганда тоткарланды. Полицейскийлар, росгвардиячеләр һәм ОМОН хезмәткәрләре корректлы эшләде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


Сәгать дүрткә таба кешеләр таралыша башлады. Төп масса китте, зур булмаган төркемнәр әле күпмедер вакыт үзәктә йөрде.

Шулай ук бүген Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә узган акцияләр дә тыныч булды. Акция бүген Россиянең кайбер зур шәһәрләрендә узды.

 


 Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/23-01-2021/kazan-z-gend-protest-aktsiyase-t-mamlanyp-kil-5801145

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре