erid:2VtzquqpS7d
Казанда 70 ел бергә яшәгән парларга 25 мең сум акча биреләчәк
Яңалыклар

Казанда 70 ел бергә яшәгән парларга 25 мең сум акча биреләчәк

Казанда бергә гомер итүләренең 50, 60 һәм 70 еллыгын билгеләп үтүчеләргә акчалата бүләк тапшырылачак. Башкарма комитетының бу хактагы карары мэрия сайтындагы Электрон документлар җыентыгында бар.

«Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, җәмгыятьтә гаилә ролен һәм абруен күтәрү <...> максатыннан юбиляр гаиләләрне бүләкләү турындагы нигезләмәне расларга», диелгән документта.

Шулай итеп, никахларын законлы теркәгәнгә 50 ел булган гаиләгә – 6 мең сум, 60 ел бергә яшәүчеләргә – 10 мең сум, ә гаилә корганнарына 70 ел булучыларга 25 мең сум биреләчәк.

Шул ук вакытта мэрия гаилә юбилейларын 2022 елда билгеләп үткән парларны да бүләкләргә җыена. Узган ел алтын һәм бриллиант туйлары булган парлар – өчәр мең сум, ә 70 ел бергә яшәүчеләр 5 мең сум алачак.

  • Туйга ничә ел булуга карап, гадәттә түгәрәк даталар билгеле бер атама белән аталып йөртелә. 70 елдан соң парлар «Бәрәкәт туй» билгеләп үтә.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-70-el-berga-yasagan-parlarga-25-men-sum-akca-birelacak-5866486


Нет комментариев