erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казанда көчле яңгыр нәтиҗәләрен бетерү эшләре дәвам итә

Башкалада явым-төшемнең күп булуы шәһәрнең кайбер урамнарында су җыелуга китерде. Хәзерге вакытта махсус хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшли.

Казанда көчле яңгырдан соң шәһәр хуҗалыгы хезмәтләре су басу очракларын бетерү буенча эш алып бара. Шәһәр мэриясе мәгълүматларына караганда, бер көн эчендә генә дә 14 миллиметр явым-төшем теркәлгән. Чагыштыру өчен, ун көнгә исәпләнгән норма 19 миллиметр тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Шәһәр урамнарындагы хәлне тотрыклыландыру өчен 15 авария бригадасы җәлеп ителгән. Белгечләр яңгыр суын кабул итүче челтәрләрне һәм рәшәткәләрне чистарта, су агышына комачаулык иткән чүп-чарны җыя.

Хәзерге вакытта Җиңү проспектында, Рихард Зорге, Габдулла Тукай, Юлиус Фучик, Академик Завойский, Подлужная урамнарында, шулай ук Танк боҗрасында, Ферма шоссесында һәм Әмирхан проспектындагы аерым участокларда су басу очраклары бетерелгән.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев